16+

Вакцинация: 6-11 яшьлек балаларга чират җитте

Декабрь ахырында 12-17 яшьлек яшүсмерләргә коронавируска каршы вакцинация ясый башлаячаклар.

Декабрь ахырында 12-17 яшьлек яшүсмерләргә коронавируска каршы вакцинация ясый башлаячаклар.

Моннан тыш, вакцина хупланган очракта, ике айдан соң 6-11 яшьлек балаларга да прививка ясаячаклар. Бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбург хәбәр иткән.

Ул 6-11 яшьлек балаларга вакцина ясату буенча клиник тикшеренүләр үткәрү өчен РФ Сәламәтлек министрлыгына документлар тапшырган. Аның әйтүенчә, коронавируска каршы балалар вакцинасын прививкалар календаренә кертергә кирәк. “Әлбәттә, бу мәҗбүри түгел. Барысы да ата-аналардан тора”, - ди ул.

Узган атнада РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы яшүсмерләр өчен булдырылган яңа вакцинаны теркәде. Прививка ата-ана ризалыгы белән, һәм бала 15 яшьтән өлкәнрәк булган очракта, аның үз теләге белән ясалачак. “Спутник М” вакцинасы аллергия, йогышлы яки йогышсыз авырулары булган балаларга ясалмый.

Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләр өчен вакцинаны сынауның өченче этабы ноябрь аенда үткәрелде. Бүгенге көндә Мәскәүдә 400 бала коронавируска каршы прививка ясаткан. Барлыгы 700 бала прививка ясату өчен тикшерү узган. Тикшеренүдә 3 меңләп бала катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading