16+

«Валдай»пленар сессиясеннән Владимир Путин чыгышының төп тезислары

Быел утырышта «Гегемониядән соң тынычлык: гаделлек һәм һәркем өчен куркынычсызлык»темасы буенча фикер алыштылар.

Быел утырышта «Гегемониядән соң тынычлык: гаделлек һәм һәркем өчен куркынычсызлык»темасы буенча фикер алыштылар.

Президентның «Валдай» халыкара дискуссия клубының пленар утырышындагы чыгышы 27 октябрьдә 16:00 сәгатьтә башланды. Аның чыгышының мөһим тезисларын җыйдык:

Президент «Көнбатышның илләргә басым ясавын»тәнкыйтьләде. Аның сүзләре буенча, Салкын сугыш вакытында да, оппонентларының культурасы һәм сәнгате барлыгын беркем дә кире кагарга уйламаган.

Путин: "либерализм танылмыйча, абсурдка кадәр үзгәрде. Теләсә нинди альтернатив караш диверсив, пропаганда дип игълан ителә."

Путин белдергәнчә, көнбатышта «һәркемне икенче сортлы кешеләр дип саныйлар, ә үзләре — искәрмә. Гасырлар буена шулай дәвам итә».

Путин: «Без нинди җәмгыять төзергә тиешлеген беркем дә әйтә алмый. Традицион кыйммәтләрне хөрмәт итәргә кирәк. Көнбатыш бездән 10 гендер һәм гей парадлар кабул итүне таләп итәргә хокуклы түгел».

Путин: «Без тарихи чиктә торабыз. Икенче бөтендөнья сугышыннан алып иң мөһим һәм куркыныч ун ел алда кцтщ безне». 

Путин: «Россия, мөстәкыйль, үзенчәлекле цивилизация буларак, үзен Көнбатышның дошманы дип санамый». 

Путин: Россия соңгы сулышына кадәр үзенең барлыгы һәм үсеше өчен көрәшәчәк.

Путин: «Яңа дөнья тәртибе законга һәм хокукка нигезләнергә тиеш һәм шулай булачак та»

Путин: «„Үзебезнекеләрне ташламыйбыз“ дигән лозунг һәр рус кешесе күңеленә салынган. Үз кешеләребез өчен көрәшергә әзер булу җәмгыять бердәмлегенә китерә. Бу безнең илнең һәрвакыт иң зур көче иде, без аны расладык һәм ныгыттык»

Путин фикеренчә, Россия белән Украина арасында барган вакыйгаларны гражданнар сугышы дип санарга мөмкин.

Путин: «Россиянең Хәрби доктринасы бар, анда Россия нинди очракларда атом-төш коралын куллану мөмкинлеге язылган. Безгә Украинага атом — төш ракетасы җибәрү кирәк түгел, бу мәгънәсезлек»

Путин: Көнбатыш Украинадагы конфликтның башлангычында тора.

Путин: төп максат-Донбасска ярдәм итү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading