16+

Велосипедка да салым кертерлә?!

Россиядә велосипедка салым кертергә җыеналар.

Россиядә велосипедка салым кертергә җыеналар.

Вице-премьер Дмитрий Козак Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына велосипедларга өстәмә түләү кертү кирәклеге турындагы мәсьәләне тикшерүне йөкләде.

Закон проекты 2019 елның 1 октябреннән әзер булырга мөмкин. Утильләштерү җыемы – экология куркынычсызлыгы һәм кеше сәламәтлеген төрле зарарлы тәэсирләрдән саклау өчен дәүләт файдасына бер тапкыр алына торган салым ул. Бу хакта “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы федераль законда әйтелгән. Хәзерге вакытта шундый җыем чит илдә һәм үзебездә эшләнгән автомобильләргә бар. Салым түләнмәсә, машинаны исәпкә куеп булмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading