16+

Велосипедта йөрсәң картаймыйсың

Бөекбритания галимнәре велосипедта йөргән кешеләр тиз картаймый дигән нәтиҗәгә килгән.

Велосипедта йөрсәң картаймыйсың

Бөекбритания галимнәре велосипедта йөргән кешеләр тиз картаймый дигән нәтиҗәгә килгән.

Моны дәлилләү өчен алар 55 – 79 яшьләр тирәсендәге 125 велосипедта йөрергә яратучыларны җыя. Биредәге хатын-кызлар 60 чакрым аралыкны 5,5 сәгатьтә, ир-атлар 100 чакрым аралыкны 6,5 сәгатьтә узарга тиеш була. Аларның күрсәткечләрен спорт белән бөтенләй шөгыльләнмәүчеләр һәм 36 яшькәчә булган кешеләрнеке белән чагытыралар.  

Әлеге эксперимент велосипедта йөрергә яратучының мускул массасы олыгаю белән кимеми икәнен күрсәткән. Шулай ук спорт белән даими шөгыльләнгән кешеләрдә холестерин һәм май аз була. Ир-атларда исә тестостерон күп була. 

Шулай ук велосипед яратучыларның иммунитетлары нык була, бизләре яшьләрнеке кебек эшли икән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading