16+

Винарис: "Көтелгән яңалык: без әти-әни булдык!"

Бүген иртүк җырчы Винарис әнә шундый яңалыгы белән шаккаттырды.

Бүген иртүк җырчы Винарис әнә шундый яңалыгы белән шаккаттырды.

“Көтелгән яңалык! Безнең дикобраз туды. Казанның зооботаника бакчасында туган дикобразның әти-әнисенә Винарис белән Лилия хөрмәтенә исем кушарга тәкъдим иткәннәр иде. Бик дулкынланабыз һәм яңа туган дикобразга исем уйлыйбыз. Котлаулар кабул итәбез! Әти-әни булдык!” – дип көлә Винарис.

Дикобразга ЛиВарис, Лиярис, ВинЛи, Ливан, Винлия кебек исемнәр тәкъдим иткәннәр.

Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре сөйләвенчә, дикобразның баласы күзләре ачык һәм йомшак энәләр белән туа, алар берничә көннән соң катыланалар һәм олы хайванныкы кебек булалар. Хәзер бала инде җитәрлек көчкә ия һәм ана сөтеннән зурлар ризыгына күчкән: җиләк-җимеш, яшелчә, ашлык, сохари һәм киптерелгән җиләк-җимешләр ашый башлаган.

Баланың җенесен дә әлегә белмиләр, чөнки кайгыртучан әти-әнисе аңа хезмәткәрләрне якын китертми. «Җенесне белгәч, яңа туган бала өчен исем конкурсы игълан итәчәкбез», – дип хәбәр ителә зооботаника бакчасының Telegram каналында. Шуны да әйтергә кирәк, яңа гына әти-әни булган дикобразларны зооботаника бакчасында Феди һәм Одри дип йөртәләр.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading