16+

Владимир Чагин: «Раллида уздырылган ике атна, бер еллык гомергә тиң»

6 – 20 гыйнвар аралыгында Перу, Аргентина, Боливия комлыклары, чокырлары буйлап үтеп “Дакар” ралли узышының 40 еллык ярышларында беренче урын яулаган “КАМАЗ-мастер” бүген Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәт итә.

6 – 20 гыйнвар аралыгында Перу, Аргентина, Боливия комлыклары, чокырлары буйлап үтеп “Дакар” ралли узышының 40 еллык ярышларында беренче урын яулаган “КАМАЗ-мастер” бүген Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәт итә.

Россиянең атказанган тренеры, “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин, «Ралли Дакар – 2018» җиңүчесе, пилот Эдуард Николаев, «Ралли Дакар» 2018 бронза җиңүчесе Айрат Мардиев яшьләр белән очрашып, үзләренең җиңү тарихы турында сөйли.
     “Камаз”ның чираттагы тукталышы – Казан Авиация институты (КАИ). Нәкъ менә биредә кайчандыр республика автотөзелешенә нигез салынган.
    Быел “КАМАЗ-мастер”га да 30 була. Шушы кыска гына вакыт эчендә команда биш тапкыр Дөнья кубогы ала, 15 тапкыр «Ралли-Дакар» узышларында җиңүче пьедесталына менә.
– Ике атналык «ралли-рейд» техниканы гына түгел, кешеләрне дә чыдамлыкка сыный, – дип сөйләп китте раллида узган көннәре турында Владимир Чагин. – Бу узыш аеруча да авыр булды. Урамда 40 градус эссе булса, кабинада 50 градуслык эсселек хөкем сөрде. Двигательләр кызды, машиналар янды... Боливиядә бу эсселекне таулыклар алыштырды, кислород җитмәве организмга нык тәэсир итте. Биредә тиз арада карар кабул итәргә кирәк. “Ралли”да узган ике атна вакыт көндәлек тормыштагы бер елга тиң.
Спортчылар ярышта конструкторларның эше зур булуы хакында да сөйләде. Ике атна эчендә техника какшый икән. Машинаның берәр җире ватылганчы, аны тизрәк артык вакыт сарыф итмәчә генә ремонтларга кирәк. Пилотлар сүзләренчә, трассада 5-10 минут туктап торсаң да, беренчелектән төшеп калырга мөмкинсең.   
– Ватыла калсак, безне дүртенче экипажыбыз техник яктан тәэмин итте. Ләкин үзебез белән алып барган запчастьлар гына җитмәде. Командадагы башка экипажларның да “шөрепләрен” үземә алырга туры килде. Бу җиңүебез бер кешенең шәхси уңышы түгел, бу команда җиңүе. Трассада бер хата ясадым, комлыкта әйләндем. Шунда Чехия спортчылары ярдәмгә килде, машинаны торгызды. Гәрчә, алар безгә булышырга да тиеш түгелләр иде. Финишка җитәрәк Аргентина белән вакыт аермасы 1,7 минут кына иде. Бер туктап кабынсак, инде икенчелеккә калдык дигән сүз бу. Ләкин без җиңдек, – диде Эдуард Николаев.
Студентлар пилотлардан көндәлек тормышта да “КамАЗ”да гына йөрисезме, юл халәкәтләренә еш эләгәсезме дип кызыксынды.
– Кызганыч, шәһәр эченнән “КамАЗ”да йөреп булмый. Машинаны парковкага куярга урын юк. Юл һәлакәтләренә дә эләккәнем юк. Миңа экстрим, адреналин ярыш вакытында да җитә. Гади тормышта тыныч, ашыкмый гына бер җирдән икенчесенә барып җитәсе килә, – диде Айрат Мардиев.
Владимир Чагин машинада югары тизлектә куасы килү яшьләр өчен гадәти халәт, диде.
– Гади тормышта юлларда үрнәк машина йөртүче булырга тырышабыз. “КамАЗ”да бер кагыйдә бар – үзең һәм пассажирларың ременьнәрен эләктермичә, кузгалып китәргә ярамый. Ә машинада югары тизлектә куасы килү егетләр өчен дә, кызлар өчен дә гадәти хис. Ләкин моның өчен махсус трассалар, автоузыш мәйданчыклары бар. Бөтен кеше дә хәзер картингка бара ала. Эдик белән Айрат та “КамАЗ”га картинг аша килде, – диде ул.
Сүз уңаеннан, Автошәһәр картингы менә инде өч ел “КАМАЗ – мастер” кулында. Спортчылар биредә балалар автоузышын үстерә.
“КАМАЗ-мастер”да эшләргә теләүче яшьләр дә шактый булып чыкты. Аларны Владимир Чагин “Ралли-Дакар” ярышлары алдыннан чакырды.
– Зур ярыш вакытында читтән дә кешеләр яллыйбыз. Дөрес, башта тәрәзә, фара сөртергә генә ышанып тапшырсак, тора-бара ремонт эшләренә дә куша башлыйбыз. Бездә карьера үсеше шулай бара, – ди дөньякүләм танылган пилот.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading