16+

Владимир Путин дистанцион укуның кирәге юк дип саный

1 сентябрь көнне РФ Президенты Владимир Путин Бөтенроссия ачык дәресендә катнашты. Биредә ул укучыларның сорауларына җавап бирде.

1 сентябрь көнне РФ Президенты Владимир Путин Бөтенроссия ачык дәресендә катнашты. Биредә ул укучыларның сорауларына җавап бирде.

Президент традицион укытуны дистанцион форматка күчерү планнары булмавын әйтте.

Дистанцион уку чынбарлык укуны алыштыра алмый. Ул бары тик традицион рәвештә алган белемгә өстәмә белем буларак ярдәм итәргә мөмкин. Шуңа күрә илдә дистанцион укуга күчү планлаштырылмый. Андый максатыбыз да юк, аның кирәге дә юк. Тагын бер кат кабатлыйм: андый планнар юк”, - диде президент.

Ул укучының мөгаллим һәм сыйныфташлары белән чынбарлыкта күрешеп аралашуының мөһимлеген әйтте. Аның фикеренчә, бу коллективта бердәм булырга, биремнәрне бергә эшләргә өйрәнергә этәргеч бирә. “Командада эшләгән кешеләр иң югары дәрәҗәләргә ирешә”, - ди Владимир Путин.

Исегезгә төшерәбез, пандемия аркасында мәктәп укучылары 23 марттан 12 апрельгә кадәр каникулда булды. Аннан соң укулар җәйге каникулга кадәр дистанцион форматта узды. Шул рәвешле, укучылар 5 ай мәктәпкә бармады.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading