16+

Владимир Путин фикеренчә, санкцияләргә карамастан Россия аягында нык тора

Президент Көнбатыш элитасын күп кенә илләргә ачлыкка янау тудыруда гаепләде.

Президент Көнбатыш элитасын күп кенә илләргә ачлыкка янау тудыруда гаепләде.

Россия Президенты Владимир Путин ил санкцияләренә каршы тора дип саный. Аның сүзләренә караганда, бу чикләүләр, беренче чиратта, әлеге санкцияләрне уйлап чыгарган һәм глобаль кризис барлыкка мөмкин булган илләрнең үзләренә үк кагыла, дип яза ТАСС.

- Аларның авторлары сәяси амбицияләргә, русофобиягә таянып, үз милли мәнфәгатьләренә, үз икътисадларына, үз гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра, - дип белдерде Путин.

Ул Европада инфляциянең кискен рәвештә артуын билгеләп үтте. Путин фикеренчә, санкция басымын дәвам итү «Европа Берлеге, аның гражданнары, шулай ук хәерче дәүләтләр өчен катлаулы нәтиҗәләргә китерәчәк».

Президент фикеренчә, күп кенә илләргә ачлык янарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading