16+

Владимир Путин кайгы уртаклашты: "Алар чын геройлар иде..."

Россия Президенты Владимир Путин Ил-112В экипажында һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Россия Президенты Владимир Путин Ил-112В экипажында һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Николай Куимов, Дмитрий Комаров, Николай Хлудеев батыр кешеләр, чын герой һәм профессионаллар иде. Алар катлаулы техниканы сынаучы беренче кешеләр категориясендә иде, илебез авиациясе үсешенә зур өлеш керттеләр», — диелә Кремль сайтында бастырылган телеграммада.

17 августта Мәскәү өлкәсендәге «Кубинка» аэродромына төшкәндә самолет һәлакәткә очрый. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, башта судноның уң двигателенә ут капкан, самолет тизлекне югалта башлаган, аннан очып китү-утыру полосасына кадәр барып җитмичә егылган.

Бортта өч кеше — Россия Герое Николай Куимов, беренче класслы очучы-сынаучы Дмитрий Комаров һәм беренче класслы бортинженер-сынаучы Николай Хлудеев була, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading