16+

Владимир Путин Ураза бәйрәме белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.

Россия Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә узган бәйрәм намазында дәүләт башлыгының телеграммасын укыды.

Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу – бөтен дөньяда яшәүче мөселманнарның аеруча ихтирам итә торган, изге Рамазан аеның тәмамлануын искәртә торган бәйрәм, ул югары рухи мәгънәгә ия, кешеләрнең әхлакый яктан камиллеккә, шәфкатьлелеккә омтылышын гәүдәләндерә.

«Илебездә ислам динен тотучыларның күп гасырлык тарихи, дини, мәдәни традицияләргә олы хөрмәт белән каравын, аларны яшьләр арасында да җәелдерүен зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәсем килә, - дип искәртте Президент. – Мөселман өммәтенең тормышы игелекле эшләр һәм башлангычлар белән тулы».

Дәүләт башлыгы шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы мөселман хәрбиләренең бердәмлеген һәм рухи көчен билгеләп үтте.

Путин шулай ук мөселман оешмаларының милләтара һәм динара диалогны үстерүгә, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешенә игътибар юнәлтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading