16+

Владимир Путин хезмәт хаклары артуы турында хәбәр итте

Россия гражданнары белән туры элемтә барышында Владимир Путин 2024 ел башыннан минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга кагылышлы мөһим мәгълүматны җиткерде.

Россия гражданнары белән туры элемтә барышында Владимир Путин 2024 ел башыннан минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга кагылышлы мөһим мәгълүматны җиткерде.

Президент МРОТның 18,5 процентка артуын билгеләп үтте.

"Без киләсе ел башыннан МРОТны 18 процентка арттыру турында карар кабул иттек. Мондый үсешнең күптән булганы юк иде", - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Аннары Владимир Владимирович МРОТның артуы гражданнарның реаль керемнәренә һәм хезмәт хакына уңай йогынты ясаячак дип аңлатма бирде.

"Россиялеләрнең реаль хезмәт хакы инфляциядән тыш 8 процентка артачак. Шулай ук халыкның реаль керемнәре артачак", - диде президент.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Владимир Путин 2024 елга 19242 сум күләмендә МРОТ билгеләү турында Федераль законга кул куйган иде. Агымдагы 2023 елда минималь хезмәт хакы 16242 сум тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading