16+

Владимир Жириновскийның улы исем-фамилиясен алыштырган

Жириновский 6 апрельдә вафат булды. Улы аны җирләргә килмәгән.

Жириновский 6 апрельдә вафат булды. Улы аны җирләргә килмәгән.

Дәүләт Думасының элеккеге вице-спикеры, танылган сәясәтче Владимир Жириновскийның улы Игорь Лебедев испан исем-фамилиясе алган.Өстәвенә, әтисенең исемен дә алыштырган. Хәзер ул Гарсия Давид Александрович дип атала. 
Исем-фамилиясен ул 20121 елда ук үзгәрткән. Шул ук вакытта ул ЛДПР партиясеннән һәм сәясәттән тулысынча китүе хакында да белдергән. 
Моны ул Испаниядә күп күләмдә күчемсез милке булу сәбәпле һәм 2014 елдан соң гамәлгә кертелгән санкцияләрдән качу максатыннан эшләгән дигән фикер бар. 
2021 елда Жириновский һәм Лебедев талашкан булган. Сәбәбе - Хабаровск крае губернаторы вазыйфаларына Михаил Дегтяревны билгеләү. Лебедев аны бу постка туры килми дип санаган һәм сәясәттән китәргә карар кылган. 
Жириновский 6 апрельдә вафат булды. Улы аны җирләргә килмәгән. "Әйдә дуслашыйк" дип чәчәк бәйләме генә җибәргән, дип яза интернет чыганаклар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading