16+

«Ворлдскиллс» чемпионатын ачарга – Медведев, ә ябу тантанасына Путин киләчәк

Кичә Казанда «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешманың беренче стратегик сессиясенең пленар утырышы булды.

«Ворлдскиллс» чемпионатын ачарга – Медведев, ә ябу тантанасына Путин киләчәк

Кичә Казанда «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешманың беренче стратегик сессиясенең пленар утырышы булды.

Анда Россия төбәкләренең һәм Татарстанның хакимият органнары, шулай ук эре һәм кече предприятиеләр вәкилләре, экспертлар катнашты.
– Хуш килдегез! – дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларны. – Татарстанның инвестиция климатын яхшыртуда Агентлыкның ярдәме зур. Төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге, тәҗрибә уртаклашуы әһәмиятле. Тыва Республикасына барган вакытымда да үзебез өчен уңай үрнәкләр алып кайттым. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май Указларын гамәлгә ашыру буенча актив эшлибез. Торак төзелеше, демография буенча илкүләм проектларда катнашабыз. Урта һәм кече бизнеска теләктәшлек күрсәтелә, эшкуарларга курслар оештырыла. «Уңайлы шәһәр мохите» проектын гамәлгә ашырабыз. Республикада инде 328 парк, сквер һәм сулыклар төзекләндерелде. «Халык контроле» системасы нәтиҗәле эшли. Президент Владимир Путин да «Халык контроле»нә уңай бәя бирде, әлеге системаны башка төбәкләрдә дә оештыру кирәклеген әйтте.

Автор фотолары


Президент Казанда 22-27 августларда узачак WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын да искәртеп үтте.

– Форсаттан файдаланып, барыгызны да «Ворлдскиллс» чемпионатына чакырам. Эшче һөнәрләренә әзерләү һәм хезмәт кешесе дәрәҗәсе – бу бик мөһим. «Ворлдскиллс» чемпионатын ачу тантанасына Дмитрий Анатольевич Медведев, ә чемпионатны ябу тантанасына Владимир Владимирович Путин киләчәк, – дип хәбәр итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы» генераль директоры Светлана Чупшева төбәкләрнең үзара фикерләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшләвенең әһәмиятенә игътибар юнәлтте. Мари Эл Республикасы Башлыгы Александр Ефстифеев үзенең чыгышында «Татарстан белән тәҗрибә уртаклашып яшибез», – дип сөйләде.

Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин: «Татарстанның балалар бакчалары, торак төзелешендә, социаль учреждениеләрне төзекләндерүдә башка төбәкләргә үрнәк эшләре күп. Башка төбәкләр өчен иң зур үрнәк ул – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе», – диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading