Казанда 22-27 августта узачак «Ворлдскиллс» эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына чит ил командалары инде килә башлады. Бу хакта Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
– Килүдән баш тарткан илләр юк. Казанда командаларны һәм чемпионатта катнашучыларны теркәү буенча 4 пункт эшли башлады. «Ворлдскиллс» чемпионаты көннәрендә «Казан-Экспо» комплексы белән Казан арасында бушлай шатлл автобуслары хезмәт күрсәтәчәк, – диде Лилия Галимова.
Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 12 августта Төрекмәнстан Республикасына I нче Каспий икътисади форумына баруын да җиткерде.
– Форумда республиканың сәнәгать предприятиеләре дә катнаша. Әлеге чара кысаларында оештырылган күргәзмәдә Татарстан экспозициясе дә урын ала. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бирдемөхәммәтов, шулай ук форумга килгән башка илләр җитәкчеләре белән очраша. Хезмәттәшлек турында берничә килешү кабул итү өчен, әзерлек чаралары күрелә. Президент тагын «Төрекмәннефть» компаниясе һәм Төрекмәнстан полимер заводы эшчәнлеге белән танышачак, – диде Галимова.
Исегездә булса, Төрекмәнстан Республикасы делегациясе Татарстанда булып киткән иде. Кабул ителгән килешүләр нигезендә, «Татнефть» кампаниясе һәм «КАМАЗ» заводы Төрекмәнстан белән аеруча актив хезмәттәшлек алып бара. Төрекмәнстанга «КамАЗ» йөк машиналары җибәрелә. Төрекмәнстанда төзелә торган заводны сафка бастыруда «Татнефть» җәмгыяте дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар