16+

Восход һәм Гагарин урамнары киселешендә люклар урынына тиен тәңкәләр пәйда булды

Казанның Мәскәү районында совет тәңкәсенә охшатып ясалган гадәти булмаган люклар – бер тиенлек тәңкәләр барлыкка килде. Аларны Восход һәм Гагарин урамнары киселешендә урнаштырганнар. Киләчәктә шәһәрлеләр гадәти булмаган экспериментны уңай бәяләсә, мондый люклар районның башка урамнарында да пәйда булачак, дип яза KZN.RU.

«Шәһәр киңлеген бизәү ул – җәмәгать урыннарын үзгәртү яки кече архитектура формаларын урнаштыру гына түгел. Бу әле бер карашка вак-төяк кебек тоелган кызыклы, гадәти булмаган сурәт төшерелгән инженер люклары да, – ди Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. – Әлегә бары өч кенә люк урнаштырдык, шәһәрлеләрнең тәэсирен карыйк. Әгәр люклар уңай фикерләр тудырса, без әлеге тәҗрибәне ничек таратырга кирәклеге турында уйлаячакбыз».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading