16+

WorldSkills вакытында һәр компетенция буенча 72 волонтер-медик беренче ярдәм күрсәтергә әзер торачак

Республика табиблары Ворлдскиллс чемпионатында катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Ярышлар узган көннәрдә 8 медицина пункты, 8 мобиль бригада эшләячәк. Шулай ук 8 ашыгыч ярдәм бригадасы кизү тора.

WorldSkills вакытында һәр компетенция буенча 72 волонтер-медик беренче ярдәм күрсәтергә әзер торачак

Республика табиблары Ворлдскиллс чемпионатында катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Ярышлар узган көннәрдә 8 медицина пункты, 8 мобиль бригада эшләячәк. Шулай ук 8 ашыгыч ярдәм бригадасы кизү тора.

Ярышлар уза торган объектлар барысы да беренче ярдәм күрсәтү аптечкасы белән тәэмин ителгән. Имгәнү куркынычы булган ярышларда катнашучылар өчен өстәмә препаратлар, җайланмалар әзерләнгән. Һәр компетенциядә 72 медицина волонтеры эшләр дип көтелә.

Мобиль медицина бригадасына бер фельдшер, бер табиб керә, алар кирәк-яраклар салынган сумка белән тәэмин ителгән. Медицина пунктларында бер табиб, бер шәфкать туташы, бер волонтер-медицина хезмәткәре эшли.
Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары уза торган «Казан Арена» стадионында 10 медицина пунк­ты урнаштырылган. Һәрбер мобиль медицина бригадаларына аерым зоналар бүлеп бирелгән.

– Безнең халыкара зур чараларда эшләү тәҗрибәсе бар. Медицина хезмәткәрләренең күбесе Универсиа­да, Сочидагы Олимпиада, Су спорты төрләре, футбол буенча дөнья чем­пио­натларында эшләде. Табиблар инг­лиз телен яхшы белә. Өстәмә әзерлек тә үттеләр, – дип сөйләде журналистларга матбугат очрашуында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

Чемпионат конкурсантлары яши торган Ворлдскиллс авылында да, экспертлар һәм башка вәкилләр тукталган кунакханәләрдә дә медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр инде бар. Алар хроник авырулары кузгалудан, кан басымы күтәрелүдән зарланган, төрле имгәнүләр  алучылары да бар, ди. Вирус этиологиясе тайпылышы белән бәйле очраклар да булган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading