16+

Хезмәт хаклары арта. Күпмегә?

Россия Икътисад министрлыгы россиялеләргә якындагы дүрт елда хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итә.

Россия Икътисад министрлыгы россиялеләргә якындагы дүрт елда хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итә.

Бу хакта министрлык әзерләгән илнең социаль-икътисади үсеш фаразында әйтелә. Фаразларга караганда, уртача айлык номиналь хезмәт хаклары дүрт ел эчендә 35 процентка артачак: 2024 елда 88 285 сумнан 2027 елда 119 296 сумга кадәр. 

Агымдагы елда алар, алдагы ел белән чагыштырганда, 17,9 процентка (74 854 сум) үсәчәк, шул ук вакытта алдагы елларда аларның үсеш темплары акрынаячак. Әйтик, уртача айлык хезмәт хакы 2025 елда – 99 952 сум (+13,2 процент), 2026 елда – 110 169 сум (+10,2 процент) 2027 елга – 119 296 сум (+8,3 процент) җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading