16+

Хизб ут-Тахрир әл-Ислами хатын-кызлар террорчылык ячейкасы әгъзаларын тоткарлаганнар

Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстанда «ислам хәрәкәте» террористик ячейкасында катнашучыларны тоткарлады.

Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстанда «ислам хәрәкәте» террористик ячейкасында катнашучыларны тоткарлады.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстанда Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасының яшерен хатын-кызлар ячейкасы эшчәнлеген туктату турында хәбәр итте. Анда катнашучылар РФ территориясендә бөтендөнья хәлифәлеге булдыру доктринасы нигезендә террорчылык идеологиясен тараткан һәм үз сафларына Россия халкын җәлеп иткәннәр. Тикшерүчеләр тентү вакытында тыелган экстремистик әдәбият, элемтә чаралары, электрон мәгълүмат чаралары алган. Җинаять эше кузгатылган.

Әлеге хатын-кызларны тоткарлау видеога төшерелгән, кадрларда оперативниклар шәхси йорт территориясенә керә. Аннары эчкә үтеп керә һәм аннан яулык белән капланган ике хатын-кызны алып чыга. Моннан тыш, алынган әдәбият, кулдан ясалган дәфтәрләр, телефоннар һәм сим-карталар, флешкалар һәм ноутбуклар күрсәтелә.

Казанның Вахитов судына Хизб ут-Тахрир әл-Ислами хатын-кызлар террорчылык ячейкасында булган хатын-кызларны китергәннәр. Террорчылык ячейкасының һәр әгьзасына ун елдан ирегеннән мәхрүм ителү яный.
*Халыкара террорчылык оешмасы

Шулай ук 18 сентябрь көнне Чаллыда Зиннур Әһлиуллинны тоткарлавы турында билгеле булды.. Ачыкланганча, узган ел ул АКШтан Иршат Хәбиев җитәкләгән «Яӊарыш татар халык партиясе» экстремистик хәрәкәтенә кергән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Әһлиуллин атна саен милли үзаң тәрбияләү, гамәлдәге режимга һәм русларга каршы көрәш кагыйдәләре буенча «дәресләр» биргән. Ул үзен укытучы итеп таныткан, яшьләргә «белем» биргән. Берникадәр вакыттан соң Әһлиуллин Чаллыда «Яңарыш татар халык партиясе» оешмасының координаторы була һәм Хәбиев белән хезмәттәшлек итә.

Милләтара нәфрәт тудыру маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аның өендә тентүләр узган, экстремистик әдәбият алынган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading