16+

Өй эше – телефонда!

Казан студентлары хәзер дәресләр расписаниясен стенага эленгән тактадан түгел, ә телефон аша гына да карый ала. Моңа өстәп өй эшләрен дә шуннан белеп булачак.

Казан студентлары хәзер дәресләр расписаниясен стенага эленгән тактадан түгел, ә телефон аша гына да карый ала. Моңа өстәп өй эшләрен дә шуннан белеп булачак.

Студент тормышын тагын да җайлаштырган "Мобиль студент» дигән кушымтаны әлегә КФУ укучылары гына куллана. Тора-бара башка вузлар да аның белән кызыксыныр дип өметләнә уйлап табучылар. Кушымтаны телефонга керткәннән соң, анда укыган факультетың белән группа номерыңны язырга кирәк. Расписаниядәге булган бөтен үзгәрешне деканат белән староста теркәп барачак.

















Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading