16+

"Яңа ел бүләге”: “Салават күпере” торак комплексында 255 гаилә фатир алды

Күпкатлы йорт «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелгән. Аларда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятим балалар, табиблар, шулай ук яшь гаиләләр яшәячәк.

Күпкатлы йорт «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелгән. Аларда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятим балалар, табиблар, шулай ук яшь гаиләләр яшәячәк.

"Салават Купере"нә яңа ел килде. Кичә 17 катлы йорттан 255 гаилә фатир ачкычлары алды.

Балалар поликлиникасында табиб-педиатр булып эшләүче Гөлназ Якупованың кулында бәхет ачкычы. Яшь табиблар өчен президент программасы турында белеп алгач, шунда ук гариза язган. Грант өчен бирелгән 800 мең сум акчасын шул фатирга керткән. Табиблар өчен шактый катлаулы булган әлеге елда, бу иң яхшы бүләк, дип Гөлназ.

Алсу белән Рамил Кадыйровлар яңа фатирлы булуларына әле дә ышана алмыйлар. Бер ай эчендә алар "Яшь гаиләләр" өчен булган соципотека буенча фатир алган. Исегезгә төшерәбез, июньдә Рөстәм Миңнеханов яшьләр программасын эшләтеп җибәргән иде. Аның нигезендә ярдәм чарасыннан ир белән хатынның икесенең берсе яше 35 яшьтән артмаган гаиләләр файдалана ала.

- Баштан арендалаган фатирларда, берара әти-әнидә яшәдек. Үз фатирыбыз булуга бик сөенәбез, - дип уртаклаштылар Алсу һәм Рамил Кадыйровлар.

Су, исәп-хисап приборлары, җылылык регуляторлары - фатирлар яңа стандарт буенча эшләнгән. Барысы да - Дәүләт торак фонды инвестицияләре исәбенә төзелгән.

“Салават күпере” торак комплексының һәр ишегалдында машина кую өчен урын, балалар мәйданчыгы бар. 5 балалар бакчасы һәм бер мәктәп эшли инде. Ә шушы көннәрдә заманча корылган гимназия төзелеше тәмамланды. Аның үз бассейны, тавыш яздыру студиясе һәм шәһәрдә виртуаль гидлы беренче музей булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading