2016 елның гыйнвар аенда татарстанлылар 10 көн ял итәчәк.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе һәм Татарстан Республикасының 1992 елның 19нчы февралендә кабул ителгән 1448-XII номерлы "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Законының 1 маддәсе нигезендә Татарстанда 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре - Яңа ел каникуллары; 7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме. 9 һәм 10нчы гыйнвар - ял көннәре дип хәбәр итә kzn.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар