Ясалма агачларга бәяләрнең үсүе долларның "уйнавы", чимал һәм продукцияне кайтарту бәясе белән бәйле, дип билгеләп үтә белгечләр.
Быел ясалма чыршыларга сатып алу бәяләре 20%ка артты, дип сөйләгән "Лайф" басмасы журналистларына "Ашан" челтәре вәкиле. Шул ук вакытта "Максидом" хуҗасы Мария Евневич хәбәр иткәнчә, сату бәясе уртача 15% ка арткан. Әлеге төр продукцияне җитештерүчеләр уртача алганда бу чималга бәяләрне 5-30% ка арттырган.
Шул ук вакытта компанияләр чыршыларга төгәл бәяләрне атамыйлар, дип яза РБК. Мәсәлән, "Ашан" сайтындагы бәяләр 30 сантиметр биеклектәге өстәл чыршысы өчен 49 сум, 2,1 метр биеклектәге пластик нарат өчен 14,2 мең сум тирәсе түләргә кирәк булачак. "Максидом" сайтындагы бәя - 30 сантиметрлы өстәл чыршысы өчен 279 сумнан алып, дүрт метр биеклектәге ясалма чыршы өчен 29,9 мең сумга кадәр тирбәлә.
Урман комплексының Федераль мәгълүмат системасы операторы Рослесинфорг мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Россиядә ясалма чыршыларга ихтыяҗ арткан. Әйтик, 2020 елда Яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршы, нарат һәм ак чыршы әзерләү күләме 2019 ел белән чагыштырганда 22 процентка (узган елгы күрсәткеч-62 мең агач) кимегән. Рослесинфорг директоры Павел Чащин хәбәр иткәнчә, бу күрсәткеч быел да кимиячәк. Чөнки кулланучыларның күбесе ел саен тере чыршы сатып алу өчен һәм аны алга таба утильләштерүгә вакытын әрәм итәргә теләми.
Шул ук вакытта "Ёлка.ру" компаниясе директоры Владислав Пухарев логистикага чыгымнар үсүе белән бергә тере агачларга сатып алу бәяләре дә артуын билгеләп үткән. Уртача алганда мондый чыршылар 10-15 процентка кыйммәтләнгән. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 1,5 метр биеклектәге тере чыршысы якынча 1,5 мең сум тора, ә чит илнеке - биш-алты мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар