16+

Яңа ел каникуллары озынайтылырмы?

“Россия Коммунистлары” партиясе, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Яңа ел каникулларын 24 гыйнварга кадәр дәвам иттерергә дигән тәкъдим белән чыккан.

Яңа ел каникуллары озынайтылырмы?

“Россия Коммунистлары” партиясе, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Яңа ел каникулларын 24 гыйнварга кадәр дәвам иттерергә дигән тәкъдим белән чыккан.

Бу мәсьәләгә карата Россиянең бәйсез профсоюзлары рәисе Александр Шершуков фикерен белдергән.

"10 гыйнвардан соң нәрсә булачагын хәзер ничек фаразлап була? Әгәр дә “Россия коммунистлары” фаразлау сәләтенә ия икән, аларга партия өлкәсендә түгел, ә биржада эшләргә һәм доллар курсын фаразларгадыр, мөгаен. Бу тәкъдим 10 нчы гыйнвардан соң була торган реаль тормыш белән берничек тә бәйләнмәгән”, - ди Шершуков.

Дәүләт Думасы депутатлары исә мондый тәкъдим казнага зыян китерәчәк дигән фикердә. Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова Яңа ел каникулларын озынайтуны һәр төбәк үзе хәл итәчәк, чөнки һәр субъектта коронавируска бәйле вәзгыять төрле, дигән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading