1 гыйнвар көнне 19:00 "Үзгәреш җиле" фестивале "ТНВ" каналында күрсәтеләчәк.
"Үзгәреш җиле" фестивале татар эстрадасының имиджын яхшырту максаты белән барлыкка китерелгән проект. 5-6 ноябрь көннәрендә әлеге фестиваль Казанда үтте һәм 2000гә якын тамашачы җыйды. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Минниханов тәкъдиме белән башланды. Бөтен Россиядән әлеге фестивальдә катнашырга теләгән җырчылар арасыннан, 24е генә сайлап алынды. Артистлар исә, танылган татар композицияләрен заманча аранжировкада башкардылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар