16+

Яңа елдан соң ук хәлләр катлауланачак...

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук Россиядә коронавируска бәйле вазгыять катлауланырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор кисәтә.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук Россиядә коронавируска бәйле вазгыять катлауланырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор кисәтә.

PRIMPRESS язганча, Роспотребнадзор җитәкчесе Аннан Попова белдергәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләр арасында контактлар ешая, ә бу исә авыру күчү, эләктерү мөмкинлеген арттыра. Җитмәсә, Россиядә дә акрынлап коронавирусның яңа "омикрон" штаммы тарала башлады. Болар барысы да 10 гыйнвардан соң санитар-эпидемиологик вазгыятьне катлауландырырга мөмкин, дип кисәтә илнең төп санитар табибы. Моны истә тотып, Роспотребнадзор якын араларда көчәйтелгән эш режимына күчәчәк. Попова Россия халкын санитар таләпләрне үтәргә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading