16+

Яңа елга бүләк әзер: яңа зоопаркка билетлар сатуга чыкты

21нче декабрьдә Казанда сынау режимында «Замбези елгасы» исемле яңа зооботаника бакчасы ачылачак. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары яңа «яшәүчеләр» белән таныша һәм зоопаркның иске өлешеннән күчерелгән җәнлекләрне карый алачак.

Яңа елга бүләк әзер: яңа зоопаркка билетлар сатуга чыкты

21нче декабрьдә Казанда сынау режимында «Замбези елгасы» исемле яңа зооботаника бакчасы ачылачак. Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары яңа «яшәүчеләр» белән таныша һәм зоопаркның иске өлешеннән күчерелгән җәнлекләрне карый алачак.

Казанга алып кайтырга планлаштырылган яңа төр җәнлекләрнең бер өлешен генә китергәнгә, хәзерге вакытта зооботаника бакчасының барлык вольерлары да күченмәгән әле. KZN.RU порталына зоопарк директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, бирегә килүчеләр бу өлкәдә урнашырга планлаштырылган 34 төрнең 29-ын күрәчәкләр. Хәзерге вакытта яңа вольерларда су сыеры, крокодиллар, гамадриллар, страуслар, Мисыр цаплилары, пантер ташбакалары, Браззан маймылы, сурикатлар, даманнар, дик-диклар, арысланнар, зәңгәр гну, Бразилия маймыллары, лемурлар һәм башка җәнлекләр урнашкан.

Зоопарк 2020-2021 елларда тулысынча әзер булачак. Әйтик, киләсе елда Казанга шимпанзе, жираф, горилла, фил, мөгезборын һәм гепардларны китерү күздә тотыла. 21-нче декабрьгә кадәр зооботаника бакчасына сип кайтачак.

Төрләр составын сайлаганда, дөньяның алдынгы зоопаркларының тәҗрибәсе исәпкә алынган. Алып кайтырга планлаштырылган җәнлекләрнең кайбер төрләре Россия зоопаркларының берсендә дә  юк, дип билгеләп үтә белгечләр.

Исегезгә төшерәбез, реконструкциянең барлык этаплары тәмамланганнан соң, Казан зооботаника бакчасы территориясе өч тапкырга – 7-дән 21 гектарга кадәр артачак. Зоопарк өч өлешкә бүленәчәк: Африка җәнлекләре урнашачак «Замбези елгасы», Көньяк Америкада яшәүче хайваннар яшәячәк «Амазонка елгасы» –  һәм Россиянең төрле почмакларындагы хайваннар торачак территория. Өч өлеш тә үзара күперләр һәм тоннельләр белән тоташтырылыр дип планлаштырыла.

Билет бәясе турындагы мәгълүматны сылтама буенча табарга була.
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading