16+

Яңа фатирга күченүчеләр арта

Бүген Алексеевск районында 18 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды.

Бүген Алексеевск районында 18 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды.

Өч катлы яңа йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар һәм күп балалы гаиләләр яшәячәк. Фатирларга ике контурлы шәхси җылыту казаннары урнаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат үзәге.

Бүгенге көндә Алексеевск бистәсендә шул социаль ипотека программасы буенча 12 фатирлы йорт төзелә, аның техник әзерлеге 50 процентны тәшкил итә. Моннан тыш Куркул авылында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр – авылда арендалы торак программасында катнашучылар өчен бер фатирлы ун йорт сафка бастырыла.

Социаль ипотека программасы буенча фатир алучылар аның бәясен ваклап түләү шарты белән ала, ул 28,5 елга кадәр сузылырга мөмкин. Түләү шартлары беренчел кертемнән, эш стажыннан тора. Бала туган очракта, 200 мең сум күләмендә компенсация бирелә, ягъни фатирның бәясе шуның кадәр суммага кими.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading