16+

"Яңа гасыр" алып баручысы Эльвира Фазлыева кияүгә чыга?

Эьвирага сәхнәдә тәкъдим ясаганнар.

Эьвирага сәхнәдә тәкъдим ясаганнар.

"Яңа гасыр" телеканалы алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыевага сәхнәдә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Бу вакыйганың видеосын Эльвира социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсенә урнаштырган. 
Әлеге хәл Динара Рәхимова концертында булган. Сәхнәгә бер кочак ак розалар белән менгән ир-ат бер аягына тезләнеп тәкъдим ясаган. Бераз уйлап торган Эльвира ризалыгын белдергән.
Билгеле булганча, Эльвира Фазлыеваның кечкенә кызы берничә ел элек агач астында калып, һәлак булган иде. Эльвира бу кайгыны бик авыр кичерде һәм кызына багышлап җыр да яздырды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading