16+

Яңа мәдәният министры билгеле булды

Бүген Татарстан Президенты яңа мәдәният министрын тәкъдим итте. Бу вазифага архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова билгеләнде.

Яңа мәдәният министры билгеле булды

Бүген Татарстан Президенты яңа мәдәният министрын тәкъдим итте. Бу вазифага архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова билгеләнде.

Премьер-министр  Алексей Песошин әйтүенчә, Ирада Әюпова министрлыктан ят кеше түгел. Ул анда җиде ел буе хезмәт иткән булган, 2008-2011 елларда мәдәният министры урынбасары, 2011-2015 елларда – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары булып эшләгән.
“Уртак тырышлык белән мәдәният министрлыгы алдында куелган максатларга ирешүегезгә ышанам. Бәлки әлеге эшчәнлектә кайбер төзәтмәләр кертергә, кайбер нәрсәләргә карата карашны үзгәртергә кирәктер. Эшегездә уңышлар теләп калам», - дигән Алексей Песошин Ирада Әюпованы коллективка тәкъдим иткәндә.

Фото: tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading