16+

“Яңа татар җыры”нда җиңүчегә – 200 мең сум

Бәйгенең максаты – бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету.

Бәйгенең максаты – бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету.

15 октябрдән Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа проектка старт бирде. Ул – “Яңа татар җыры” конкурсы дип атала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә торган бәйгенең максаты – бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету. Яңалыкка омтылу белән берәттән, конкурс татар җырының милли традицияләрен, милли нигезен, халыкчан моңын саклап калуны бурыч итеп куя.

Конкурсантларның яше чикләнмәгән. “Балалар җыры” дигән махсус номинация дә бар.

Яңа җырлар 15 октябрдән киләсе елның 15 июленә, ягъни 9 ай буе кабул ителә.

Җиңүчеләрне игълан итү һәм гала-концерт 2020 елның 15 ноябрендә үткәрелер, дип көтелә.

Сүз уңаеннан, беренче урынга премия күләме – 200 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading