16+

Ягулык сезоны башланды

Казанда 29нчы сентябрьдән рәсми рәвештә ягулык сезоны башланып китте.

Казанда 29нчы сентябрьдән рәсми рәвештә ягулык сезоны башланып китте.

Нормативлар нигезендә, җылылык белән тәэмин итү уртача тәүлек температурасы 5 тәүлек дәвамында 8 градус җылыдан артып китмәгән очракта гамәлгә ашырыла. Ләкин Казанда җылылык белән тәэмин итү алдарак, гаризалар буенча башкарыла. Мәктәп, балалар бакчалары һәм хастаханә җитәкчеләре гаризаларны әзерләп җылылык белән тәэмин итү оешмаларына алып килеп биргәннән соң, бюджет оешмаларына җылылык бирелә башлый. Торак йортлар өчен гаризаларны идарә компанияләре бирә,алар бик оператив рәвештә берничә сәгать эчендә карала.

Ә узган ел ягулык сезоны 16нчы сентябрьдә башланган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading