16+

Яхшылап күзәттеңме?

Россия Президенты сайлауларында күзәтүчеләр мөһим эш башкара. Бу сайлауларда да Татарстан буенча аларның саны 3 меңгә якын иде. Күзәтүчеләр 2817 сайлау участогында эшләп, мәгълүмат биреп торды.

Яхшылап күзәттеңме?

Россия Президенты сайлауларында күзәтүчеләр мөһим эш башкара. Бу сайлауларда да Татарстан буенча аларның саны 3 меңгә якын иде. Күзәтүчеләр 2817 сайлау участогында эшләп, мәгълүмат биреп торды.

Татарстан Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, Күзәтчеләр корпусы төбәк бүлеге җитәкчесе Илнар Гыйрфанов фикеренчә, Россиядә сайлауларда күзәтүчеләрнең эше яңа дәрәҗәгә чыга.

Мәгълүм булганча, һәр субъектта, шул исәптән Татарстанда, төбәк бүлекләре оештырылган. Республикада Күзәтчеләр корпусы 2013 елдан бирле эшләсә дә, узган елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы законга төзәтмәләр кертеп, сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Россия һәм төбәкләрдәге Иҗтимагый палаталарга йөкләгәч, Казанда махсус штаб ачылды. Аларда эшче төркемнәр булдырылып, февраль ахырыннан башлап март урталарына кадәр 2817 кеше укытылган. Дөрес, Илнар Гыйрфанов сүзләренчә, теләк белдерүчеләр 3 меңнән дә артып киткән булган. Күзәтүчеләрне Казанда гына түгел, районнарда да укытканнар.

Сайлау участокларындагы хәлләрне 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кешеләр күзәткән. Алар арасында аеруча студентларның күплеге игътибарны җәлеп иттерә. Җитешсезлекләрне күргән очракта алар Милли иҗтимагый мониторинг системасына кереп, язып калдыра ала иде.

– Гомумән алганда, сайлауларда җитди хокук бозу очраклары да, дәгъва белдерүчеләр дә, җитешсезлекләр дә булмады. Көн дәвамында өч шикаять кабул ителде. Аларның берсе камераның дөрес урнаштырылмавы, икенчесе сайлау участогында яктылык җитеп белмәве, өченчесе тавыш бирүчеләрнең китаплары теркәлмәү белән бәйле иде, – диде Ильар Гыйрфанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading