23 июньдә эш көне кыскартылмый
Алдагы атнада татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадка бәйле рәвештә дүрт көнлек эш атнасы көтә.
24 июнь эш көне булмаган көн дип игълан ителде, әмма ул көн өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Шул ук вакытта 23 июньдә эш көне кыскартылмый, дип ачыклык керттеләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.
Татарстанда яшәүчеләр гаскәрләр һәм техника парадын «ТНВ Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы яки интернетта карый алачак.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар