16+

Ялдан кайтып барганда биш кешелек тулы бер гаилә юл һәлакәтендә үлгән

«Лада» машинасында барган биш кешедән нибары өч яшьлек бала исән кала.

«Лада» машинасында барган биш кешедән нибары өч яшьлек бала исән кала.

Саратов өлкәсендә зур юл һәлакәте булып, анда Екатеринбургтан бер түрә гаиләсе белән һәлак була. Аның өч яшьлек кызы гына исән кала. Ул реанимациядә, дип яза “Комсомольская правда”.  

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, «Лада Ларгус» машинасын йөртүче икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыкканда КамАЗга юл бирмәгән. Машинада өч олы кеше, 10 һәм 15 яшьлек ике малай һәм 3 яшьлек бала була.

Пухачевлар гаиләсе ялданк айтып бара торган була. Туганнары сүзләренә караганда, «Лада»ны Станислав Пухачев үзе йөрткән. Юл һәлакәтендә ул үзе, хатыны, хатынының әнисе, ике уллары үлгән. Пухачевның беренче хатыныннан кызы бар. Исән калган бала аңарда яшәчәк ди. Аның ике улы бар, ире белән әлеге баланы да тәрбиягә алырга булганнар.

Фото: Саратов өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсе

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading