16+

Җәяүлене бәрдергән, өйгә килеп кергән, үзе һәлак булган...

Кеше үлеменә китергән авария кичә кичке җиденчеләрдә Бөгелмәдә булган.

Җәяүлене бәрдергән, өйгә килеп кергән, үзе һәлак булган...

Кеше үлеменә китергән авария кичә кичке җиденчеләрдә Бөгелмәдә булган.

Кеше үлеменә китергән авария кичә кичке җиденчеләрдә Бөгелмәдә булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм 18 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң кирпеч койманы җимереп, шәхси йортка килеп сыланган.

«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә Үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр», - дип ачыклык керттеләр агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading