16+

Ялган аракы 248 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда ялган аракы, шәраб, шулай ук спирт катнашмалы төрле эчемлекләр куланудан узган ел - 215, ә быелның сигез аенда гына да 248 кеше үлгән.

Татарстанда ялган аракы, шәраб, шулай ук спирт катнашмалы төрле эчемлекләр куланудан узган ел - 215, ә быелның сигез аенда гына да 248 кеше үлгән.


Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада 16 сентябрьгә кадәр баручы "Аеклык бәйрәме" пропаганда акциясе уңаеннан, "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә игълан ителде бу саннар. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, республикада ел саен 1600-1800 кеше "алкоголизм" диагнозы белән диспансер исемлегенә теркәлә. Татарстанда хәзер 29 мең кеше - эчкече, боларның 23 проценты хатын-кызлар.

- Европеидларда алкогольгә каршы тору ферменты көчлерәк, монголоидларда азрак, ә Америка индеецларында, гомумән, юк. Алар "утлы су" куллана башлагач, бөтенләй кырылып бетү чигенә җиткән. Сәрхүшлеккә чыгу бик тиз, ә кешене аракы чоңгылыннан чыгару, дәвалау бик кыен. Өйдә өстәлеңдә аракы торганда, балаңа: "Эчәсе түгел!" - дип акыл бирүнең һич мәгънәсе юк. Башта ата-ана сәламәт яшәү рәвешен сайларга һәм яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш,- диде Сергей Осипов.

- Быел 891 кешенең агулану очрагы теркәлде. Өч яшькә кадәрге һәм аннан зуррак сабыйлар арасында да пыяла чистарткыч, хушбуй, антифриз кебек химик сыекчаларны ялгыш эчеп агуланучылар бар", - дип өлкәннәрне игътибарлы булырга чакырды "Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсе социаль-гигиена мониторингы бүлеге җитәкчесе Әлфия Титова.

Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов: "Республикада сәүдә әйләнешенә 15-18 процент ялган аракы үтеп керә. Быел 83 мең декалитр ялган спирлы эчемлек сатудан алып юк ителде. Шуның 33 мең декалитры Казахстан аша кертелгән ялган спирт һәм аракы. Легаль булмаган спиртлы эчемлекләр сатканы өчен 1500 физик һәм юридик зат административ җавапка тартылды, аларга 18,5 миллион сум штраф салынды, республикада ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларга каршы көрәш дәвам итәчәк", - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading