16+

Ялган атланмай һәм көнбагыш мае сатудан алынган

Танылган җитештерүче исемнәре белән аталган продукция сатудан алынган

Танылган җитештерүче исемнәре белән аталган продукция сатудан алынган

Полиция хезмәткәрләре легаль булмаган май җитештерүче оешманы япкан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, җинел генә кәсеп итүчеләр спред һәм эшкәртелмәгән көнбагыш маен сату белән шөгыльләнгән. Ә сатуга исә аларны танылган җитештерүчеләрнең этикеткалары ябыштырылган шешәләргә салып чыгарганнар. Бу кәгазьләр исә типографиядә басылган.
Нигездә, ялган продукцияне Россиядән читкә чыгарып сатканнар, күп булмаса да алар бездә дә сатылган.

Контрафакт җитештерүдә шикләнелү буенча 13 кеше тоткарланган, шул исәптән "бизнес" ның башында торучы да. Складларны тикшерү барышында  полиция хезмәткәрләре 39 тоннадан артык ялган спред (ясалма атланмай) һәм 34 тонна көнбагыш мае алган. Бөтен продукция экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading