"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче "Ялкын" яшүсмерләр журналына яңа редактор билгеләнде.
Скопировать ссылку
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче "Ялкын" яшүсмерләр журналына яңа редактор билгеләнде.
2011 елдан "Ялкын"ның баш мөхәррире булган Йолдыз Миңнуллина үз теләге белән эшеннән китте. Моннан соң журнал белән балалар өчен чыга торган "Сабантуй" басмасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев җитәкчелек итәчәк. Бу хакта «Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
- Ике журнал да яшәячәк, аларның коллективлары эшләргә тиеш, бернинди проблема булырга тиеш түгел. "Сабантуй" журналының тиражы тотрыклы, мин "Ялкын" журналы редакциясен дә ияртеп алып барырга тиешмен. Без позитивка көйләнгән. "Ялкын" редакциясе - үрнәк коллектив. Алар чиста, көр күңелле. Мин беренче чиратта аларга таянам", - диде ул.
Комментарийлар