16+

Ялларда Татарстанда җепшек кар көтелә

Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк.

Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк.

Шулай ук урыны белән җепшек кар яварга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бүген, 20 майда, республикада көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Ял көннәрендә дә температура югары күтәрелми: төнлә 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр суык булуы көтелә. Көндез һава температурасы +7..+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда җепшек кар явачак.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында синоптиклар бераз явым-төшемнәр вәгъдә итә. Аларның фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбедә температура төнлә 0..+6 градус, 23 майда көндез +9..+14 градус, 24 майда +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнлә шулай ук кырау төшәргә мөмкин.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading