16+

Янә ике кеше үлеме.. Янә таксист гаебе белән

ТР да трассада Ниссан һәм Хюндай машиналары бәрелешкән, ике кеше һәлак булган.

ТР да трассада Ниссан һәм Хюндай машиналары бәрелешкән, ике кеше һәлак булган.

Бүген 16:10 да Казан - Оренбург автомобиль юлының 66 нчы километрында Ниссан һәм Хюндай автомобильләре бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Хюндай (таксист) автомобиле йөртүчесе сулга борылганда Ниссан автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәттә Хюндайның арткы пассажир утыргычында булган 2 пассажир һәлак булган, йөртүче һәм алгы пассажир утыргычында утырган пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Ниссанда утыручыларның берсе дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
ЮХИДИ хезмәткәрләре булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өстендә эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading