16+

«Яндекс» Казан турында анимацион ролик чыгарды

«Яндекс» Казан турында анимацион ролик чыгарды. «Гадәти булмаган Казан: әлеге шәһәр башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла» дип аталган видео YouTube каналында урнаштырылган.

«Яндекс» Казан турында анимацион ролик чыгарды. «Гадәти булмаган Казан: әлеге шәһәр башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла» дип аталган видео YouTube каналында урнаштырылган.

«Яндекс» төрле шәһәрләргә үзенчәлекле сораулар күзлегеннән чыгып карый: кешеләр төрле әйберләр һәм төрлечә эзли икән. Җирле аш-су, шушы урынга гына хас мавыгулар һ.б. кабатланмас үзенчәлекләр. Казан эзләү системасында менә шулайрак күренә», - диелә видеога комментарийларда.

Роликта чәкчәк, мантый, гөбәдия, өчпочмак кебек милли ризыклар тәкъдим ителгән. Истәлекле урыннардан видеода «Кол Шәриф» мәчетен, Игенчеләр сараен, Барлык диннәр гыйбадәтханәсен, Казан циркын (һ.б.) күрергә мөмкин.

Моннан тыш, роликта шәһәрдә узган футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннарына сылтамалар да табарга була.
<iframe width="658" height="380" src="https://www.youtube.com/embed/nwzA99i2o5g" frameborder="0" allow="autoplay; encrypted-media" allowfullscreen></iframe>

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading