16+

“Яндекс” татарчаны 47 телгә тәрҗемә итә

"Яндекс. Переводчик" системасында татар теле буенча махсус тәрҗемә сервисы барлыкка килде.

"Яндекс. Переводчик" системасында татар теле буенча махсус тәрҗемә сервисы барлыкка килде.

Хәзер халык татар телендәге сүзләрне 47 телгә тәрҗемә итә, яки киресенчә, чит телләрне татарча укый ала. Дөрес, Яндексның тәрҗемә сервисы 2011 елда ук барлыкка килгән иде. Бүген аны 500 меңләп кеше файдалана. Интернетның татар теленә тәрҗемә ясау мөмкинлеге күпләр өчен файдалы. Яндекс өчен әлеге системаны әзерләүдә Татарстан Фәннәр Академиясенең Гамәли семиотика институты да актив катнашкан. Нәкъ менә алар Яндекс вәкилләренә татар телен "аңларга" ярдәм иткән дә инде.

- Без Яндекс вәкилләренә татар телендә бик күп электрон текстлар бирдек, үзебездә эшләнгән морфологик анализаторлар белән ярдәм иттек. Дөресен генә әйткәндә, әлеге тәрҗемә ясау системасы беренче сыйныфка бара торган бала кебек кенә әле. Шулай да, алга таба ул камилләшәчәк. Аның төп үзенчәләге: ул никадәр ешрак кулланылса, шулкадәр яхшырак. Шул чагында гына камилләшү процессы актив барачак, - ди институтның директоры Җәүдәт Сөләйманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading