16+

«Янгантау» ЮНЕСКО исемлегенә керергә мөмкин

Италиядә узган конференциядә «Янгантау» геопаркын ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү мөрәҗәгате хупланган. Соңгы карар октябрьдә билгеле булачак. 

Италиядә узган конференциядә «Янгантау» геопаркын ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү мөрәҗәгате хупланган. Соңгы карар октябрьдә билгеле булачак. 

«Янгантауны» ЮНЕСКО глобаль челтәренә кертү мөрәҗәгатен республика 2017 елның ноябрендә биргән иде. Әлеге вакытта аңа дөньяның 38 илендәге 140 геопарк керә. Җәен ЮНЕСКО белгечләре паркның статусын раслау өчен Салават районында булды. «Янгантау» геопаркын глобаль челтәргә кертү турында ахыргы карар быел октябрьдә, ЮНЕСКОның геопарклар шурасы белгечләре хисабын караганнан соң билгеле була.

«Янгантау» Салават районында урнашкан. Аның мәйданы 1,8 мең километр тәшкил итә. Монда халыкара һәм милли әһәмияткә ия 20дән артык геологик объект бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading