16+

Янгыннан гап-гади "чыелдык” саклый

Татарстанда быелның тугыз аенда теркәлгән 2439 янгында 92 кешенең гомере өзелгән, ә 198 кеше төрле авырлыктагы пешү-имгәнү алган.

Янгыннан гап-гади "чыелдык” саклый

Татарстанда быелның тугыз аенда теркәлгән 2439 янгында 92 кешенең гомере өзелгән, ә 198 кеше төрле авырлыктагы пешү-имгәнү алган.

Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә, республикада күп балалы мохтаҗ гаиләләрне янгын хәбәре аппараты белән бушлай тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла.

- Узган ел өч һәм аннан күбрәк балалары булган социаль мохтаҗ 453 гаиләгә янгын хәбәре аппараты бирелде, программаның икенче этабында бер һәм ике балалы 1300 дән артык мохтаҗ гаилә тәэмин ителәчәк, - диде Татарстан республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин.

Ни кызганыч, өлкән яшьтәгеләр, күп балалы гаиләләр, шулай ук социаль яктан мохтаҗ гаиләләр яшәүче өй һәм фатирларда янгыннар ешрак теркәлә икән. Быелның 5 октябрендә Лениногорск шәһәренең Гагарин урамындагы өйдә чыккан янгында 1936 елгы хатын-кыз үлгән. Шактый өлкән яшьтә булуы сәбәпле, ул хәлнең кискенлеген аңлап бетермәгән, урамга чыкмаган. Арчаның Галиәскар Камал урамындагы йортның бер фатирында 9 октябрьдә чыккан янгында 1937 һәм 1941 елгы хатын-кызлар пешү-имгәнүгә дучар булган. Тикшерүләрдән ачыкланганча, аларның берсе шәм яндырып калдырган, ә ут челтәргә һәм караватка капкан.

- Көзге-кышкы чорда янгыннар 20 процентка кискен артып китә. Мич таш-бетон нигездә торырга тиеш. Тиз янып китүчән әйберләр мичкә якын куелмасын, мичтә ярыклар булмасын. Балалар мич кабызмасын, ул янганда яки электр җылыткычы эшләгәндә өйдә үзләре генә калдырылмасын. Янгында үлүчеләрнең алтысы балалар иде. Электр җылыткычы өстендә кием киптерү, берничә электр җиһазын бер үк розеткага ялгау, кулдан әмәлләнгән электр җылыткычы файдалану катгый тыела, - дип кисәтте Максим Трущин.

Ул өйләрне һәм фатирларны янгын сүндерү җайланмалары ("Огнетушитель") белән җиһазларга, гап-гади батарейкадан эшләүче автоном янгын хәбәре аппараты кулланырга киңәш итте. Әлеге аппаратны журналистларга да эшләтеп күрсәтте. Аз гына төтенгә дә хәтәр каты "чыелдый", малай!

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading