Янгын агач өйдә чыккан. Торак тулысынча янып беткән.
Чувашиянең Урмар районында, янгын чыгу сәбәпле, җинаять эше кузгатылган. Янгын нәтиҗәсендә, 6 кешенең гомере өзелгән. Һәлак булучылар арасында өч бала да бар.
Тикшерүчеләр сүзләренчә, янгын ут белән саксыз куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Агач йорт тулысынча янып беткән.
0
Комментарийлар