16+

Янгында ялгыз яшәүче ир-атның гомере өзелгән

Янгын бүген иртән республиканың Арча районы Төбәк-Чокырча авылында чыккан.

Янгын бүген иртән республиканың Арча районы Төбәк-Чокырча авылында чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүенчә, янгын мәйданы 80 кв. метр тәшкил иткән.

Арча районы Төбәк-Чокырча авылы өчен бүгенге иртә хәвефле башланып китә. Тау урамында бүрәнә йорт яна башлаган.
Коткаручылар килеп җиткәндә, янгын йортны тулысынча чолгап алган була. Ут 8.40 сәгатьтә сүндерелгән.

Иртәнге тугызлар тирәсендә янган йортны тикшергәндә, ут сүндерүчеләр ир-атның үле гәүдәсен табып ала. Беренчел фаразлар буенча, бу йорт хуҗасы булырга тиеш. Күршеләре сүзләренчә, утта һәлак булган ир үзе генә яшәгән.
Янгын мәйданы 80 кв. метр тәшкил иткән. Фаҗига сәбәпләре билгеләнә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading