16+

Япония яшьләре татар телен шәп белә

Соңгы берничә елда татар теле буенча халыкара олимпиадаларда Япониядән килгән егет-кызлар актив катнаша башлады, алар катнашып кына калмый, җиңүләр дә яулый.

Соңгы берничә елда татар теле буенча халыкара олимпиадаларда Япониядән килгән егет-кызлар актив катнаша башлады, алар катнашып кына калмый, җиңүләр дә яулый.

Берничә ел элек Токио чит телләр университеты аспиранты Юто Хишияма олимпиадада Гран-прига лаек булды. Узган елны шундый ук югары бүләкне Япониядән килгән Накамура Мидзуки алды. Ул Цукубы шәһәрендәге университетта аспирантурада укый. Юто Накамураның аяклары җиңел булды, быел Казанда үткән халыкара олимпиадада шулай ук япон егете Чихиро Тагучи катнашты. Ул I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Чихиро белән без интернет аша аралаштык. Мине ул татар теленең грамматикасын яхшы белүе белән шаккатырды. Чихиро татарча бер хатасыз яза. Аңа 21 яшь, Токио университетының политология факультетында 4нче курста укый.
– Башта мин, гомумән, дөньядагы телләр белән кызыксындым. Твиттерда татар теле дәресләре ачылачагы турында хәбәр күргәч, бу телне өйрәнеп карау теләге туды. Ике ел дәресләргә йөреп өйрәндем. Татар теле, башка төрки телләр белән чагыштырганда, япон теле белән охшашрак дип уйлыйм, шуңа күрә миңа аны өйрәнү кызык иде, – ди ул.
Чихиро алты телдә аралаша. Япон, инглиз, татар, рус, алман, француз телләрендә иркен сөйләшә, бераз гына кытай, әрмән, Индонезия телләрен дә белә икән.
– Телләрне күп белү миңа дуслар табарга ярдәм итә. Бик күп илләрдә дусларым бар, – ди әңгәмәдәшем.
Чихиро, Казанга олимпиадага килгәч, шәһәр белән яхшылап таныша алмаган. Ә менә татар ризыклары белән сыйланырга өлгергән. Алар миңа бик ошады, бик тәмле икән, ди ул.

Флера Гыйниятуллина, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading