16+

Яр Чаллыда яңа туган бала җан биргән

Сабыйның әтисе сүзләренчә, баланы хастаханәгә ОРВИ билгеләре белән китергәннәр.

Сабыйның әтисе сүзләренчә, баланы хастаханәгә ОРВИ билгеләре белән китергәннәр.

Бер ай да тулмаган бала Яр Чаллыда вафат була. Фаҗига турында журналистларга баланың әтисе Руслан Гыйбадуллин сөйләгән.
Ир-ат сүзләренә караганда, төнлә аның улы бик каты елый башлаган, температурасы күтәрелгән. Яңа туган бала өчен "ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. Балага ОРВИ диагнозы куелган.

"Минем хатыным бала һәм фельдшерлар белән озак кына кайдадыр йөргән шәфкать туташын көткән, ә аннары беренче ярдәм күрсәтер урында ул ниндидер кәгазьләр тутырган. Нәтиҗәдә, хатынымны өйгә кайтарып җибәрделәр, улыбызны үпкәләрнең ясалма вентиляциясе астына куйдылар", - дип искә ала малайның әтисе.

Өч көннән соң бала җан биргән. Аның әтисе сүзләренә караганда, балага баш мие шеше һәм кан саву диагнозы куелган.
"Без моның белән ничек яшәргә өйрәнергә икәнен белмибез, җан әрни. Ни өчен барысы да гадел түгел? Дөрес түгел бу: үз кулларың белән баланы моргтан алып кечкенә кабергә төшәрү, аны кочаклыйсы һәм аның белән бергә шунда каласы килә. Ә тугыз ай буе йөрәктә йөрткән, аны дөньяга китергән хатын үзен ничек хис итә? Мин бу дөньяны күралмыйм. Бернигә дә ышаныч юк ", - дип язган социаль челтәрдәге үз сзхифәсендә җан биргән сабыйның әтисе.

Сабыйның үлеме очрагы - һәрьяклап табиб тикшерүе уздыру өчен сәбәп, ди медицина белгечләре. Бер яшькәчә кадәрге балалар йогышлы авыруларга тиз бирешүчән. Бала яңа туган балалар реанимациясе бүлегенә хастаханәгә озатылган, анда кечкенә пациентлар тәүлек буе медицина күзәтүе астында. Ата-аналар бу бүлеккә кертелми. Сабыйларның хәле җайлашканда, аларны профильле бүлекләргә күчерәләр, анда алар әниләре белән дәвалануны дәвам итәләр. Кызганычка каршы, бу очракта сабыйның хәле начарланган, кечкенә организм авыру белән көрәшә алмаган, - дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Шулай ук министрлык вәкилләре килеп чыккан хәлнең сәбәпләре турында тулы мәгълүматны сабыйның әти-әнисенә тапшырганнар (ул табиб сере булып тора).

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading