16+

Ярминкәләрдә 4 миллионнан артык йомырка сатылган

Көзге ярминкәләр 14 сентябрьдән эшли башлады.

Ярминкәләрдә 4 миллионнан артык йомырка сатылган

Көзге ярминкәләр 14 сентябрьдән эшли башлады.

2019 елда үткәрелгән язгы һәм көзге ярминкәләр нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында 579,2 млн сумлык продукция сатылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Шәһәр халкы 881,2 тонна ит, 219,4 тонна үлчәүле сөт, 4,4 млн йомырка, 359 тонна он һәм 444,3 тонна шикәр комы сатып алган.

Искәртеп узабыз: көзге ярминкәләр 14 сентябрьдән эшли башлады һәм алар Яңа елга кадәр атна саен булачак.

Һәр мәйданчыкка китерелә торган продукция ассортименты сатып алучыларның ихтыяҗын истә тотып булдырыла. Шәһәр халкы үзләренә кирәк продукцияне ярминкә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар. Моның өчен стендларда махсус әрҗәләр куелган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading