16+

“Ярый әле өй исән калды”: Актанышта чираттагы фаҗига

Бу инде ел башыннан 27 нче янгын. 

“Ярый әле өй исән калды”: Актанышта чираттагы фаҗига

Бу инде ел башыннан 27 нче янгын. 

12 август көнне Яңа Кормаш авылында янгын нәтиҗәсендә Ләйсәния һәм Билус Шәйхразыевларның гараж, сарай, мунчалары янып бетте. “Ярый әле өй исән калды”, - дип сөенә хуҗалар. Бу инде ел башыннан 27 нче янгын.

Яңа Кормашта фаҗига: 12 август көнне Яңа Кормаш авылында янгын нәтиҗәсендә Ләйсәния һәм Билус Шәйхразыевларның гараж, сарай, мунчалары янып бетте. “Ярый әле өй исән калды”, - дип сөенә хуҗалар. 

Бу инде ел башыннан 27 нче янгын. 

9 сәгать 16 минутта 103 нче янгын сакчылыгы бүлегенә Яңа Кормаш авылы Үзәк урамындагы 56 нчы шәхси хуҗалыкта янгын дигән хәбәр керә. Янгын нәтиҗәсендә гараж, сарай, мунча зыян күрә. Тән җәрәхәтләре алучылар, үлүчеләр булмау сөендерә. 

- Йорт хуҗасыннан алынган мәгълүматлар буенча, гараж, сарай, мунчага электр линиясе сузылган. Алар фикеренчә, янгын гараждан башлаган. Янгынның сәбәбе электр линияләрендәге кыска ялганыштан чыккандыр дип фаразлана. Әлеге янгын буенча тикшерү эшләре алып барылачак, - дип хәбәр итте Актаныш һәм Минзәлә районара янгын бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов.

Чыганак: Актаныш

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading